4 февраль көнне Ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Әлеге консилиумның төп максатлары куркыныч төркеменә кергән гаиләләрне социаль җайлаштыру, балигъ булмаган балаларның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын, балаларга карата көч куллану һәм рәхимсез карашны кисәтүдән гыйбарәт. Көн тәртибе буенча 30 гыйнварда үткәрелгән кичке рейдның нәтиҗәләре каралды.