Ике атнадан артык район буенча барган халык җыеннары 2 февраль көнне Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы отчет җыелешы белән тәмамланды. Җыелышта Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандилов, район шул вакытты Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасарлары, хокук саклау оешма җитәкчеләре, укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм гражданнар катнашты. Төп доклад белән Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин чыгыш ясады. Р. Сафин үзенең чыгышында җыенда катнашучыларны 2015нче елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Бюджет үтәлеше, җирлектә демографик хәл турындагы, газ һәм электр энергиясе тотылышы, төзелеш өлкәсендәге эшләргә аеруча басым ясады. Сүз уңаеннан ул уңышлар белән беррәттән эштәге җитешсезлекләргә һәм халыкның кайбер вакытта битарафлыгына тукталып китте. Доклад белән монда танышып була. Шулай ук Олы Кайбыч урта мәктәп директоры А.Биккулова, район пенсия яшендәге гражданнар һәм ветераннар советы рәисе А. Закирова, сәламәтлек саклау өлкәсеннән баш врач урынбасары А. Алиуллин, Дамир хәзрәт Гиниятуллин, Россия эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча участковыйлар бүлеге начальнигы А. Р. Шафеев, район прокуроры Р. Загрутдинов чыгыш ясадылар. Гражданнар сорауларны язма килеш һәм телдән бирделәр. Сүз алучылар проблемаларны күтәрү генә түгел, үзенең рәхмәтләрен район җитәкчеләренә җиткерделәр. Район башлыгы А.Рәхмәтуллин үз чиратында халыкка теләсә нинди уңай башлангычларда ярдәмче булулары, аңлаганнары һәм бердәм булганы өчен рәхмәт әйтте.