20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс игълан ителгән иде.Әлеге бәйгедә Кайбыч районы беренче урынны яулады һәм бер миллион сум күләмендәге призга лаек булды. Бу бәйгедә районыбыз 2014 елда өченче, ә 2015 елда икенче урынны алган иде инде. Яңа ел чыршыларын бизәлешенең сәнгатьлелек дәрәҗәсе, үзенчәлеге, шулай ук яндагы территориянең бизәлеше (боз шәһәрчекләре, кар сыннары, таулар), үткәрелгән бәйрәм чараларының саны буенча бәяләү күздә тотылды.
Конкурска йомгак ясаганда халык фикерен сораштыру нәтиҗәләре дә, бәйрәм алды һәм Яңа ел чаралары турында республиканың муниципаль районнары сайтларында урнаштырылган хәбәрләр дә исәпкә алынды.