Кайбыч муниципаль районында гражданнарның үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдум үтәчәк

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

“Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашу һәм сайлау хокукларының төп гарантияләре турында”гы Федераль Законның 15 маддәсенә, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль Законның 22,26 маддәләренә, ”Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы Татарстан Республикасы Законының 20 маддәсе 1 пунктына, “Җирле референдум үткәрү инициативасы турында” авыл җирлеге Советлары, авыл җирлеге башлыклары каралары нигезендә, авыл җирлеге Уставларына туры китереп, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының  авыл җирлеге территориясендә гражданнардан үзара салым җыю һәм файдалану мәсьәләсе буенча җирле референдумнар 2016 елның 13 мартында үткәрелә.
2016 елда җирле референдумда катнашу хокукы булган, авыл җирлеге территориясендә яшәүче 18 яшьтән соңгы һәр кешедән,500 сум күләмендә  үзара салым кертергә һәм аны җирле әһәмияттәге эшләрне башкару өчен тотарга дигән сорау куелачак.
 Кайбыч муниципаль районы авыл җирлекләрен вәкаләтле органнарының “Авыл җирлеге территориясендә гражданнардан үзара салым җыю һәм файдалану мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәрү турында” карарлар белән авыл җирлекләренең махсус мәгълүмат стендларында, яки Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы авыл җирлекләре рәсми сайтында (http://kaybici.tatarstan.ru/rus/) танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International