01 февраль көнне Кайбыч муниципаль район башлыгы оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды.Район башлыгы урынбасары Р.Хаялиев авыл җирлекләренең эшчәнлеге буенча 2015 елның рейтингы белән таныштырды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Р. З. Гайнуллина шулай ук узган елда башкарган эшләргә анализ ясады. Мөгариф, саләмәтлекне, хокук саклау өлкәсендәге эш барышы турында сүз барды. Юл, газ, электр службалары җитәкчеләре дә план буенча эшләүләрен белдерделәр. Альберт Ильгизарович здание һәи корылма түбәләрендә, крышаларда шактый гына кар катламы барлыкка килү сәбәпле аларны вакытында чистартуны таләп итте. Район җитәкчеләре алдында яңа бурычлар куелды, төп эш юнәлеше билгеләнде.