Кече Мәмедә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов олуг 90 яшьлек юбилеен билгеләде

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Кече Мәмедә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов олуг 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Александр Ершов олуг юбилее уңаеннан ике котлау хаты алды: берсе Россия Президенты Владимир Путиннан, икенчесе – район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиннан.

Юбилярны уллары, кызлары, оныклары, туганнары иң кадерле кешеләрен котларга җыелган. Бәхетле карт ул: дүрт кызы, дүрт улы да исән, онык-оныкчыклары да илледән артып китә. Аның белән яшәүче улы Юрий да Әфганстанда хезмәт итеп кайткан. Икесе дә тынычлык сакчылары. “Сез, Александр Константинович, Кайбычыбыз, республика, илебезнең иң кадерле кешесе, без сезнең белән чиксез горурланабыз. Кулына корал алып, ил азатлыгы өчен күтәрелгән сугышчылар буыны алдында без мәңгелек бурычлы. – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа бүләкләрен тапшырып. Район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева да  иң җылы теләкләрен җиткерде ветеранга. “Минем бар теләгем –  балаларыбыз, оныкларыбызга сугыш ачыларын татырга язмасын. Илләр белән илләр, төрле милләт кешеләре бер-берсе белән дус-тату яшәсен”, – диде Александр Ершов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International