Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт буенча бүлек мөдире Юрий Михайлов әйтүенә караганча, волейбол буенча район чемпионаты үзенең экваторын узды. Узган ял көннәрендә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында ирләр командалары арасында волейбол буенча район чемпионатының чираттагы туры узды. Бүгенге көндә командалар узара берничә уен уйнады: планлаштырылган 22 уеннан 7 дән алып 12 матчка кадәр уйнарга туры килде. Чемпилнатта беренче булып баруын Мәлки авыл җирлеге командасы дәвам итә. Турнир таблицасында алар артыннан кечкенә генә калышу белән - Иске Тәрбит, Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Кече Мәме авыл җирлекләре комнадалары. Шул ук вакытта аутсайдерлар арасында – Борындык, Федоровское авыл җирлекләре командалары.