Олы Кайбычта тугыз йорт файдалануга тапшырылды/
Социаль һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен социаль ипотека буенча төзелгән әлеге йортлар белән бергә Олы Кайбычта тагын бер яңа урам барлыкка килде – Төньяк урамы. Үзәк сырхауханәдән ерак булмаган буш урында сафка баскан тугыз йортлы бу урам киләчәктә алга таба да үсәчәк әле. Берничә ел элек монда яшь үсентеләр утыртканнар иде, әмма, төзелеш башланачагы билгеле булгач, аларны башка җиргә күчерергә туры килде. Ә өйләр каршында ямь-яшел Кайчандыр иркен болын булган бу урында чагыштырмача кыска вакыт эчендә бер-берсеннән берничек тә аерылмый торган “игезәк” йортлар барлыкка килде. Хуҗалары да инде күптән билгеле – барысы да торак шартларын яхшырту буенча чиратта торучылар. Яңа йортларга күченүчеләргә тантаналы төстә ачкычлар тапшырдылар. Тантанада район башлыгы А.Рәхмәтуллин, “Альтаир-1” төзелеш оешмасы җитәкчесе Ринат Миначев һәм район оешма җитәкчеләре катнашты.