Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Апаста узган зонакүләм семинарда катнашты

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Апаста узган зонакүләм семинарда катнашты

Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Ак Барс Холдинг“ компаниясе җитәкчесе Иван Егоров, Апас, Яшел Үзән, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан, Кайбыч районнары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре катнашты.

Тәгәрәк өстәл артында, күзгә-күз карашып, барысын да уртага салып сөйләштеләр җитәкче һәм белгечләр. Әлеге очрашу тәкъдимен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткергән иде. Марат Әхмәтов республикада барган эшләрне, ирешелгән уңышларны, узган ел нәтиҗәләрен сурәтләде һәм киләчәккә булган максатлар белән таныштырды. Һәр район җитәкчесе үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, нәтиҗәле эш алымнары тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International