13 январь көнне Ял паркында Чыршы ябылу тантанасы булып узды. Яңа ел бәйрәмнәре артта калды. Бу бәйрәмнәрнең бер символы булып торган үзәк Чыршы белән бүген хушлаштык, аны иртәгә сүтә башлаячаклар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкка моңлы җырлар бүләк иттеләр. Район башлыгы урынбасары Р. Хәялиев иске Яңа Ел белән котлады. Катлаулы һава шартларына карамастан балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар оештырылган иде.