Районда Раштуа бәйрәменә багышланган чаралар узды.

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Районда Раштуа бәйрәменә багышланган чаралар узды. Изге-Троицк храмында узган Раштуа кичәсенең дәвамы булып “Ирида” күп функцияле үзәктә 9 гыйнвар көнне тагын бер бәйрәм узды. Зур бер гаилә булып бу көнне Колангы авыл җирлеге һәм якында урнашкан авыллардан православие халкы җыелды. Чараны оештыручысы – анакай Надежда Анатольевна Ермолаева, “Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге” җитәкчесе. Бәйрәмдә " Җимерелмәс дивар" рус-көрәшен яшьләр иҗат коллективы, Колангыдагы ”Радуга”, Кече Мәмедәге “Палан” фольклор ансамбльләре, Федоровское, Кече Мәме мәктәпләре укучылары чыгыш ясадылар. Бөек бәйрәм белән җыелган халыкны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул аткай Николай һәм анакай Надеждага рәхмәт белдерде һәм аларның хәйрия эшчәнлеген югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International