Район терлекчелек тармагының 2015 елдагы эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә

“Ак Барс Кайбыч” ҖЧҖ нең 2 нче номерлы филиалы базасында район терлекчелек тармагының 2015 елдагы эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы А. И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль районыны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ф. Р. Басыров, ясалма орлыкландыру буенча район технологлар җитәкчесе Н. Я. Сибгатуллин, ветеринария баш табибы И. М. Зиядиев, агросәнәгать комплексы белгечләре, ветеринарлар, баш зоотехниклар  катнашты. Фиргат Басыров билгеләп үткәнчә, район терлекчеләре тулаем алганда кышкы чорга оешкан төстә керделәр һәм 2015 елны яхшы күрсәткечләр белән төгәлләделәр. Ул район терлекчелегендәге эш нәтиҗәләренә анализ ясады. Н. Сибгатуллин яшь терлекләрнең сакланышын тәэмин итү, сәламәт үрчем алу турында сөйләде. Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы Р. С. Сөнгатуллин сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләренә чагыштырмача анализ ясады. 2015 ел нәтиҗәләре буенча эштә югары күрсәткечләргә ирешкән терлекчелек хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Район Башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International