“Иң яхшы бизәлгән чыршы” республика бәйгесе дәвам итә

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә

“Иң яхшы бизәлгән чыршы” республика бәйгесе дәвам итә. Аны елдагыча Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы игълан иткән иде. Конкурс җөмһүриятебезнең бөтен район һәм шәһәрләре арасында уза.

Бу бәйгедә Кайбыч районының Яңа ел чыршысы җиңүен теләсәң, 20 гыйнварга кадәр интернетта үткәрелгән тавыш бирүдә катнашырга мөмкинлек бар. Моның өчен Татарстанның Муниципаль берәмлекләр сайтына кереп (аның адресы: http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm), райондагы үзәк чыршының бизәлеше һәм аның янында оештырылган бәйрәм программасын 5 баллы шкала буенча бәяләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International