Кайбыч муниципаль район башлыгы А. Рәхмәтуллинның Раштуа бәйрәме белән котлавы

2016 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихластан Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм.

Христосның туган көне инде менә ике мең елдан артык христианнарның йөрәкләренә бәхет, шатлык иңдерә, күңелләрендә якты өметләр уята. Бу христианнар өчен һәрчак нинди дә булса могҗиза өмет итү, яңарыш бәйрәме, ул күңел тынычлыгы табуга омтылыш белән сугарылып, киләчәккә ышаныч һәм өметләр уята.  Раштуа – ул гаилә бәйрәме. Православие җәмгыятебездә, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып, күңелләрдә югары рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный, дин тотучыларның үзара татулыгын булдыруда да мөһим урын тота. Нурлы Раштуа бәйрәме йортларыгызга җан җылысы, күңел тынычлыгы, куанычлар алып килсен. Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән исәнлек-саулык, ак бәхетләр һәм иминлек телим.

А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International