Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 31 декабрь көнне йөз яшьлеген билгеләп үтүче Волкова Александра Федотовнаны туган көне белән котлады. Ул юбилярга Рәсәй Федерациясе Президенты В.В. Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннихановның котлау открыткаларын һәм бүләкләр тапшырды.
"Хөрмәтле Александр Федотовна, Сезне чын күңелдән 100 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Йөз яшь — ул алтын яше. Бу истәлекле көндә сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телим"— диде район җитәкчесе.
Юбилярны шулай ук район ветераннар Советы рәисе А. Н.Закирова, Чүти авыл җирлеге башлыгы А. Т. Козлов, Чүти авыл җирлеге ветераннар советы рәисе В.С.Уткин, Н. Ермолаева җитәкчелегендәге иҗади яшьләр коллективы котладылар.
Волкова Александра Федотовна турында "Ватаным Татарстан" газетасы битләрендә дә язма басылып чыкты. Язманы монда укып була.