Кече Кайбыч авылында гомер итүче Зәкиев Рафыйк Зәки улына 3 гыйнвар көнне 90 яшь тулды.
Зәкиев Рафыйк Зәки улы – Бөек Ватан сугышы ветераны. Рәфыйк ага Зәкиев тормыш иптәше Мәдинә апа белән бергә 61 ел гомер кичерәләр. Тату, хезмәт сөючән гаиләдә өч ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар илебезнең төрле төбәкләрендә яшиләр. Хәзерге вакытта карт белән карчык төпчек уллары Нәҗип тәрбиясендә. Юбилярны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, Кайбыч икмәк кобинаты директоры Илшат Гатиятуллин килгән иде.
Альберт Рәхмәтуллин юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, үзенең исемнән изге теләкләре язылган тәбрикләү открыткаларын, бүләк тапшырды. Башка кунаклар да юбилярга изге теләкләрен җиткерде.