Кайбыч районы башлыгы А, И. Рәхмәтуллин исеменә Республикабыз Президента Р. Н. Миннихановтан Яңа 2016 Ел белән котлау хаты килде. “ Узып баручы елда без бергәләп уңышлы эшләдек һәм ниятләгән күп кенә гамәлләрне уртак тырышлык куеп башкаруга ирештек. Яңа елның нинди булуы тулысынча безнең үзебездән, һәр татарстанлыдан тора. Республикабызның киң мөмкинлекләргә ия булуы нәтиҗәсендә алдыбызга масштаблы яңа бурычлар куя һәм киләчәккә ышаныч белән карый алабыз. Дөньялар тыныч булсын, бәхет-шатлыклар артып торсын, барлык омтылышларыгыз чынга ашсын! “ –диелгән бу котлауда.