Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Яңа 2016 ел уңышлы һәм нәтиҗәле килсен, шатлыклы вакыйгаларга һәм игелекле эшләргә бай, яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар елы булсын!
Киеренке хезмәт, тирән эчтәлек, күңелле вакыйгалар һәм җиңүләр белән тулы 2015 ел тарихка кереп бара. Кайбыч районы өчен ул җиңелләрдән булмады, әмма без елны билгеләнгән социаль-икътисадый планнарны, федераль һәм республика программаларын уңышлы үтәп төгәлләдек. Хезмәт сөючәнлегегез һәм түземлегегез өчен рәхмәт сезгә! Узып баручы ел байтак җиңүләр һәм казанышлар китерде, безне яңа һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе белән баетты. Шуңа да һәрберебезгә ирешелгәнгә куанып, бер-беребезгә якты өметләр һәм бәхетле киләчәк теләргә нигез бар. Ә киләчәкнең нинди буласы безнең үзебездән, тырыш хезмәтебез, эшлекле активлыгыбыздан, тормышыбызны матуррак, туган җиребезне–баерак итү теләгеннән тора. 2016 елга без олы ниятләр белән аяк басабыз. Эзлекле үсеш курсы дәвам иттереләчәк: федераль һәм республика социаль программаларын тормышка ашыру, район инфраструктурасы модернизацияләү, эшмәкәрлекне үстерү өчен инвестицияләр җәлеп итү һ.б. Мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен җирле хакимиятнең, барлык предприятиеләрнең, эшмәкәрләрнең һәм халыкның бердәм эшләве кирәк. Кайбыч җирендә милләтара дуслык, бердәмлек, конфессияара татулык ныгысын өчен барысы да эшләнәчәк. Безнең көчебез – бер-беребезне ишетә, аңлый һәм хөрмәт итә белүдә. Бергә без иң кыю проектларны гамәлгә ашыра алабыз.
Хөрмәтле кайбычлылар!
Яңа ел безне якыннарыбызга, туган йортыбызга, районыбызга мәхәббәт тойгысы тирәсенә берләштерә. Һәр кеше үзенең иртәгесе көненә ышаныч белән яшәсен, һәр гаиләдә үзара аңлашу һәм ихтирам, җан җылылыгы һәм гармония хакимлек итсен! Яңа 2016 ел һәрберебезгә дөньядагы алыштыргысыз байлык – сәламәтлек алып килсен!
Чын күңелдән район халкына Яңа елда саекмас энергия, илһам, оптимизм, яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар телим! Имин һәм тыныч тормыш, игелекле көннәр сезгә!
А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы