Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы программаларын тормышка ашыруны яктырту конкурсына йомгак ясалды. Конкурсның максаты әлеге тармакка игътибар юнәлтү, уңай тенденцияләрне үстерү иде. “Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы гамәлгә ашыра торган программаларны яктыртучы иң яхшы муниципаль басма” номинациясендә “Кайбыч таңнары” газетасы авторлары беренче урынны яулады. Тагын бер кат җиңүчеләрне котлыйбыз.