Иске Тәрбит авыл җирлеге автомобиль белән бүләкләнде

2015 елның 26 декабре, шимбә

25 декабрьдә Дәүләт Советы каршындагы мәйданда ТР муниципаль берәмлекләр Советы оештырган муниципаль берәмлекләр арасындагы  еллык республикакүләм смотр-конкурсында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү булды. Йөз яңа хезмәт җиңел автомобиль һәм микроавтобус  ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә шәхсән үзе тапшырды. Нәтиҗәдә, җиңүче дип 93 муниципаль берәмлек һәм 7 (ике шәhәр  округыннан) муниципаль учреждение табылган. Иске Тәрбит авыл җирлеге дә җиңүчеләр арасында  һәм автомобиль ачкычларын авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International