Янгыннарга каршы махсус режим кертелде

2015 елның 25 декабре, җомга

Татарстанда 15 декабрьдән янгыннарга каршы махсус режим кертелде һәм ул киләсе елның 10 гыйн­варына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф күләме дә арттырыла. 

Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте. Пиротехник эшләнмәләрдән янгын чыгу куркынычын киметү максатыннан, аларны куллануга чикләүләр кертелгән. Шул рәвешле, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булганда, пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чигеннән 500 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кешеләр күпләп йөри торган урыннардан исә әлеге ара 50 метрдан да ким булмаска тиеш. Кайбычтагы барлык авыл җирлекләрендә дә пиротехника куллану урыннары билгеләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International