Кайбыч егетләре армиягә китә

2015 елның 13 декабре, якшәмбе

Шушы көннәрдә генә Кайбыч тагын дүрт егетен армия сафларына озатты. Алар – Олы Кайбычтан Илнар Якупов, Хуҗа Хәсәннән Владислав Краснов белән Кузьма Мурсяков, Иске Тәрбиттән Андрей Михайлов. Әти-әниләре, туганнары, дуслары да озата килгән. Армиягә китүчеләр гадәттә балалар сәнгать мәктәбе янына җыела, бу көнне биредә гармун тавышы, җырлар тынып тормый. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев аларга хәерле юллар, Кайбыч егетләре исеменә тап төшермичә хезмәт итеп, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, әниләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. 

– Егетләрне Ватан сагына гомер-гомергә әнә шулай җыр-биюләр, чиккән кулъяулык­лар белән озатканнар. Бу бик матур күренеш. Гореф-гадәтләрнең буыннардан-буыннарга күчә баруы милли традиция­ләрнең саклануын күрсәтә, – диде Рәмис Рафисович. – Әмма әхлак кагыйдәләрен дә онытып җибәрергә ярамый, бигрәк тә җәмәгать урыннарында. Беркөнне шулай армиягә озатучыларның бии-бии такмаклап җыр­лауларына игътибар иттем. Кайберләренең сүзләре... бөтенләй колакка ятышсыз. Җырлаучыларга кисәтү ясамыйча булдыра алмадым. Мондый җыр­лар белән без яшьләргә нинди тәрбия бирәбез? 

Җырның ертыгы юк, дисәләр дә, һәр нәрсәдә чама хисе булырга тиеш шул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International