12 декабрь - Рәсәй Федерациясе Конституция көне уңаеннан кайбычлыларны муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлавы

2015 елның 11 декабре, җомга

Хөрмәтле райондашлар!

Россия өчен бик авыр һәм катлаулы булган 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Безнең бурыч, нинди милләт, диннән булуга карамастан, яшәгән җиребез, җәмгыяттә тоткан урыныбыз, яшь аермасы төрле булса да, - Төп Законны хөрмәт итү, аның нормаларын, принципларын, гомүмкешелек кыйммәтләрен үтәү. Конституция буенча яшәргә өйрәнеп, без Ватаныбыз алдында торган максатларга ирешүдә теләсә нинди сынауны да лаеклы җиңә алырбыз. Илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм. Һәркемгә тынычлык, бәхет, иминлек һәм туган республикабыз, Ватаныбыз хакына игелекле хезмәттә, барлык башлангычларда зур уңышлар телим.

А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы, Совет рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International