«Кайбыч таңнары»ның чираттагы җиңүе

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Узган атнада “Татмедиа” агентлыгында матбугатта террорчылыкны, экстремизмны кисәтү, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча республика һәм район газеталары арасында игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды.

Икенче ел гына үткәрелүче әлеге бәйгедә “Кайбыч таңнары” газетасы журналистлары да актив катнашты. Узган елгы бәйгедә анда газета  журналисты  “Шикле кеше” дигән мәкаләсе белән беренче призга лаек булган иде инде. Быел “Кайбыч таңнары” хезмәткәрләре коллективлары белән катнаштылар һәм кабат җиңүчеләр арасында! Бүләкләү тантанасы “Татмедиа” агентлыгында узды. “Бу бәйгедә җиңүебез – районда шушы юнәлештә максатчан эш алып барылуының матур нәтиҗәсе  ул. Чөнки буш җирлектә тирән эчтәлекле мәкаләләр язып булмый”- ди "Кайбыч таңнары" газетасының баш редакторы Луиза Сунгатуллина . Әфәрин!  Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International