Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның мөрәҗәгате

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле кайбычлылар! 

– диелә мөрәҗәгать текстында. – Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне итеп игълан ителде. Коррупция – ул шәхси файда алу максаты белән хезмәт урыныннан законсыз файдалану. Бу ямьсез күренеш хакимият һәм халык арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә, икътисад, республиканың көндәшлеккә сәләтлелеге торышына начар тәэсир итә, социаль бердәмлекне какшата. Кызганыч, ул тамырларын шактый тирән җәйгән, шуңа да аны бер көндә генә җиңү мөмкин түгел. Ришвәтчелек дөньяның алга киткән илләрендә дә күзәтелә. Уртак тырышлык белән генә аны мөмкин кадәр киметергә була. Моның өчен киң кыр­лы эшчәнлек алып бару, аның сәбәпләрен ачыклау, профилактика белән нык­лап шөгыльләнү мөһим. Коррупция белән көрәшү өчен дәүләт ягыннан да, халык ягыннан да хәлиткеч һәм системалы якын килү кирәк. Бу максатларда 2006 елдан бирле гамәлгә ашырылучы коррупциягә каршы рес­публика һәм муниципаль программалар эшли. Безнең районда ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе оешуы коррупцион закон бозуларны кисәтүнең нәтиҗәле коралына әйләнде. Аның утырышларында ришвәтчелеккә бәйле мәсьәләләр карала. 

Бу өлкәдә үтә күренмәлелек – иң үтемле чараларның берсе дип саныйм. Әгәр сездән ришвәт сорыйлар икән, ышаныч телефонына шалтыратырга, тиеш­ле органнарга хат белән мөрәҗәгать итәргә була. Атна саен гражданнарны кабул итәм, аларның гозерләрен тыңлыйм, ярдәм итү юлларын табабыз. Башкарма комитет җитәкчесе, башка урындагы затлар да шундый кабул итүләр оештыра. Мин район башлыгы булып эшләү дәверендә әлегә кадәр беркемнең дә муниципаль хезмәткәрләрнең намуссыз булуына зарланып мөрәҗәгать иткәне булмады. Соңгы дүрт елда Кайбыч районындагы җитәкчеләрдән зарланып югары органнарга да шикаять белдерүчеләр күзәтелмәде. 

Кайбыч районы порталында интерактив аноним анкета, ә район үзәк сырхау­ханәсендә һәм җәмәгатьчелек үзәгендә “ышаныч тартмалары” урнаштырылган. Комиссия айга ике тапкыр тартмаларны ачып карый, әмма алар гадәттә буш була. Бу бездә ришвәтчелек юклыкны аңлатамы? Алай булса, бик яхшы. Әллә инде кешеләр бу җитди мәсьәләгә битараф карыймы? Әмма ничек кенә булмасын, ришвәтчелекне дәүләт тырышлыгы белән генә җиңү авыр булачак. Аңа каршы көрәшкә бөтен җәмгыять кузгалырга тиеш. Шулай булганда гына эшебезнең нәтиҗәлелеге күренер. Коррупцияне кисәтү күпкә җиңелрәк, ә ул китергән зыянны бетерү авырга төшәчәк. Бу өлкәдә уңышларга ирешү өчен кешелек дөньясында аңа каршы түзеп тора алмаслык караш уятырга кирәк. Моның өчен законнарны, хокук саклау органнары һәм суд системасы эшчәнлеген тагын да камилләштерергә, җәмгыятьне тәрбияләргә кирәк. Мәктәп укучыларында ришвәтчелеккә тискәре караш тәрбияләү мөһим. Без быел укучылар арасында шул темага иншалар бәйгесе игълан иттек. Алар бу бәйгедә актив катнашты. 

Ришвәтчелеккә каршы көрәшне һәркем үзеннән башларга тиеш икәнлеге бәхәссез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International