Бүген, 5 декабрь көнне, "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында спорт чаралары узачак. Иртәнге сәгать 9 да 2004 елда туган һәм кечерәк яшьтәге мәктәп укучылары арасында баскетбол буенча район беренчелеге башлана. Кичен, 18.00 сәгатьтә, волейбол буенча хатын-кыз командалары арасында район чемпионатына старт биреләчәк. Хәзерге вакытта ярышларда катнашу өчен Олы Подберезеье, Кошман, Федоровское авыл җирлекләре, үзәк район хастаханәсе, район Советы һәм Башкарма комитеты, командалары теләк белдерде.