1 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге гражданнарны Бердәм кабул итү көне үткәрде. Бу көнне һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар, юридик консультацияләр ала алды.
Хакимият бинасында 8.00 – 9.00 – район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге сәркатибы Альберт Рәхмәтуллин, көннең икенче яртысында ТР Дәүләт Советы депутаты И. Р. Гафуров кабул иттеләр. 15.00 сәгатькә Кайбыч районы буенча 80 –нән артык кеше кабул ителгән иде.