Әниләр көне уңаеннан Кайбычта “Әниемнең җылы куллары” дигән концерт узды

2015 елның 28 ноябре, шимбә

  Әлеге концерт Кайбыч үзешчәннәре катнашында узды. Анда “Күркәм гаилә” республика бәйгесе җиңүчесе- Олы Кайбычтан Хәмидуллиннар чыгыш ясады. 

  Тамашачылар Кошманнан гаилә парлары Ләйсән һәм Марсель Садриевлар, Олы Тәрбиттән Марина Тараканова, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова мәдәният йорты хезмәткәрләре Рафаэль Нигъмәтуллин, Светлана Зиядиева, Ленар Баһавиев, Алинә Хәйретдинова (ул кызы Зәлинә белән дә җырлады), Иске Чәчкабтан әниле кызлы Резедә һәмИлсия Хисамовалар җырлавын яратып кабул итте. Кошман кызы Диләрә Мершинова оста биюе белән сокландырды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга рәхмәтен белдерде, залда утыручы барлык аналарны бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International