Пленар утырышта Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, иҗтимагый фәннәр Университетының мәгълүмати технологияләр кафедрасы мөдире ( Гавана (Куба)) Карденас Фернандез Орландо Габриэль, Коркыт Ата исемендәге Кызылорда дәүләт университеты (Казахстан) өлкән укытучысы Бимаханов Талант Дуйсен, Казан Федераль Университетының психология һәм мәгариф Институтының укыту методологиясы һәм тәрбия бирү кафедрасы доценты Насибуллов Рамис Рафагатович, шулай ук Кайбыч, Буа, Тәтеш, Апас һәм Кама тамагы районнары педагогика хезмәткәрләре катнашты.
Конференция кысаларында катнашучылар заманча педагогика актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, Куба һәм Казахстан мәгариф системасы белән таныштылар. Олы Кайбыч мәктәбе укытучылары катнашучылар өчен мастер-класслар күрсәтте.