Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин әниләрне, әбиләрне һәм әни исеменә лаек булган барлык хатын-кызларны Әниләр көне уңаеннан ихлас котлый.
"Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Аналар көне буларак билгеләп үтелә. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Хөрмәтле әниләребез! Һәрбарчагызга сәламәтлек, бәхет, балаларыгызныӊ, оныкларыгызныӊ хөрмәтен күреп, хәерле озын гомер кичерүегезне телим. Хатын-кыз борын заманнардан ук бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт, наз һәм җылылыкны гәүдәләндерүче, гаилә учагын саклаучы булып санала. Шуӊа да ул һәрвакыт тирән ихтирам, зур хөрмәткә лаек. Тапкан анамы, тәрбиягә алганмы, “икенче әнием” дип атый торган башка хатын-кызмы ул – һәрберсенә кадер-хөрмәт тиеш. Нәкъ менә алар дөньяга күзне ачучылар, һәммәбезнең дә ихлас ярату белән яратылучы, сөекле кеше икәнлегебезгә ышаныч бирүчеләр. Без сезгә чиксез рәхмәтлебез!
Кадерле Әниләр! Бүгенге кебек матур бәйрәмнәр тормышыбызда мөмкин кадәр күбрәк булсын. Сезгә гаилә сөенечләре, тынычлык һәм муллык телим. Бәйрәм белән сезне!"
Олы хөрмәт хисләре белән Кайбыч муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Альберт Рәхмәтуллин.