Кайбычта “Бизнес-десант” дип аталган эшмәкәрлеккә багышланган түләүсез семинар үтте

2015 елның 27 ноябре, җомга

 Кайбычта тырыш халык яши. Кешеләрнең бу сыйфатын бик күп әйберләр аркылы билгеләргә мөмкин. 

 Беренчедән, кая гына барма, район үзәгеме ул, район чигендә урнашкан авылмы – һәркайда төзек йортлар, сарайлар, якты төсләргә буялган койма-рәшәткәләр күзгә ташлана. Районда күпләр, заман җилләренең кай якка исүен тоемлап үз эшләрен ачып җибәрергә тырыша. Бу да үҗәтлек, тырышлыкның бер сыйфаты дип бәялим мин. Үз эшеңне дөрес итеп алып бару, төрле шартларга җайлашу – эшмәкәрләргә җиңел генә бирелмидер. Урта һәм кече бизнесның район икътисадына керткән өлеше дә елдан ел саллылана бара. Эшмәкәрләр дә үз эшләрен торган саен заманга яраклаштырып алып барырга тырыша. Районның икътисади юнәлештәге үсешен тәэмин итү өчен, үзебезнең җирлектә урта һәм кече бизнесны үстерүгә ярдәм итү мөһим. Һәртөрле яңа бизнес – ул өстәмә эш урыннары ачылу, халыкның кереме арту дигән сүз. Урта һәм кече бизнес җәмгыятьтә булган үзгәрешләргә дә тизрәк җайлашырга сәләтле. 

 Безнең районда халык яши торган 57 торак пункт бар. Шуларда 177 сәүдә объекты эшли. Шул ук вакытта Колабирде, Малалла, Пәтрәки, Сосновка, Победа, Репьевка кебек кайбер кече авылларда кибетләр бөтенләй юк. Бу авылларга Мәлки кулланучылар җәмгыяте  һәм Кайбыч ипи комбинаты машиналар белән төрле кирәк-яракны китереп сатуны оештырган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International