16 ноябрьдә өченче чакырылыш Кайбыч район Советының өченче утырышы узды.

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Агымдагы елныӊ 16 ноябрендә өченче чакырылыш Кайбыч район Советының өченче утырышы узды.

Утырыш каравына тәкъдим ителгән районның 2015 нче ел бюджетының 9 айлык үтәлеше,  "Кайбыч муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында, муниципаль район Советының 2014 елның 13 декабреннән  253 санлы   “Кайбыч муниципаль районының 2015 елга  һәм 2016-2017 нче елларга планлаштырган чорга  бюджеты” турындагы   карарына үзгәрешләр кертү турында һәм башка мәсьәләләр депутатлар,  район башкарма комитеты, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, оешма, учреждение  җитәкчеләре катнашында каралды. Утырышта 2016 елга бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде. 2 декабрьга бюджет буенча ачык җәмәгать тыңлаулары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International