16 ноябрь көнне Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирле үзидарә органнары, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында район башлыгы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең мактау грамоталары белән Багавиев Рөстәмне, ГАС "Выборы" систем администраторы, Шупшина Ольганы 1604 нче участок сайлау комиссиясе рәисен бүләкләде. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең рәхмәт хатлары 1608 нче сайлау участогы рәисе Ринат Гыйльмановка, 1610 номерлы сайлау участогы рәисе Рания Садриевага һәм 1595 нче сайлау участогы рәисе Наталия Разваловага тапшырылды. Киңәшмә барышында Россия эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге башлыгы Р.Хуҗин, баш табиб урынбасары Г.Сафиуллина, тәрбия эшләре буенча Кайбыч районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Р.Зиннатуллин шулай ук башка оешма җитәкчеләре чыгыш ясады. Һәр җитәкче алдында Альберт Рәхмәтуллин 2015 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлауны бурыч итеп куйды.