Татарстанда балалар һәм яшүсмерләрнең театр һәм курчак театры үзешчән коллективлары арасында игълан ителгән “Иделкәем” фестивале төгәлләнде. Аннан Олы Кайбычтагы “Әкият” балалар курчак театры зур җиңү белән кайтты: III дәрәҗәдәге лауреат булып танылдылар.
Венера Сафиуллина җитәкчелегендәге әлеге курчак театры анда балалар язучысы Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. Спектакльдә катнашкан Зилә Сөнгатуллина, Алмазия Тимершина, Анна Бусарова, Илназ Абдуллин, Сиринә Хафизова, Азалия Хәмидуллина, Диана Вишняковалар рольләрне оста башкарды.
Балаларда сәнгатькә мәхәббәт уяту, яшь буынга рухи һәм әхлак тәрбиясе бирү, талантлы коллективларны барлау максатындагы әлеге фестиваль башта җиде зонада узды. Безнең коллектив сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясады һәм республика турына узды. Казанда республиканың 11 шәһәр-районыннан килгән коллективлар спектакль күрсәтте.