Кайбыч терлекчеләре алны-ялны белми хезмәт куя

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе
   Ноябрь бәйрәмнәрендә күпләребез өйдә ял итсә, авыл хезмәтчәннәре хезмәт вахтасында булды. 

  Хәзерге вакытта районда кышлату чоры оешкан төстә бара. 12 ноябрьгә терлекчеләребез район буенча барлыгы 56100 кг сөт җитештергән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1100 кг артыграк. Сөт җитештерүдә “Ак Барс Кайбыч” җәмгыяте филиаллары зур көч куя. Аерым алганда, өченче филиал савымчылары көн саен 23 мең кг артыграк сөт сава. Биредә җитештерелгән продукциянең сыйфатына зур игътибар бирелә. Сөтнең майлылыгы да 3,8 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International