Соравылның зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән гаилә пары
2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Безнең авылда 55 ел бергә яшәүче парлы гаилә бер генә. Ул – Татьяна һәм Геннадий Ефремовлар. Әлеге күркәм пар белән сезне дә таныштырасым килә.
Алар моннан 55 ел элек октябрь аенда гаилә учагын тергезеп җибәрә. Үрнәк гомер юлын үтеп, биш бала – өч кыз һәм ике ул үстерәләр. Хәзер инде әлеге парның балалары да лаеклы ялга чыгу яшенә җиткән.