Спорт яңалыклары. Баскетбол

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

7 ноябрь көнне “Салават күпере” комплексында баскетбол буенча ярышлар узды. Ярышларда 7   гомуми белем мәктәпләреннән алтышар егетләр һәм кызлар командалары катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде: егетләр арасында беренче урынны Олы Кайбыч мәктәбе командасы яулады. Икенче урында Федоровское мәктәбе командасы урнашты. Өченче урынга Олы Урсак мәктәбе укучылары командасы лаек булды. Кызлар командалары арасында Федоровское мәктәбе укучылары командасы җитезрәк булды. Алар беренче урынны алды. Икенче урында Олы Кайбыч баскетболчы кызлары урнашты. Һәм өченче урынны Олы Урсак мәктәбе укучылары командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International