5 һәм 6 ноябрь көнне Кайбыч районы спортчылары Саба районында узган “Татарстанның бадминтон өметләре” республика конкурсында катнаштылар. Безнең район командасы 5 алтын, 5 көмеш, 2 бронза медальләр яулады. Команда Борындык һәм Федоровское мәктәпләре укучыларыннан тупланды. Аерым уңышларга килгәндә, Гөлнара Федотова һәм Диана Гөбәйдуллина 2 алтын, 1 көмеш медаль алдылар. Рияз Гимадиев 1 алтын, 2 көмеш медальга лаек булды. Нәтиҗәдә Кайбыч районы командасы икенче урынны яулады. Беренче урында – Саба районы командасы.