Район башлыгы котлавы

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Кайбыч муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Россия Федерациясенең эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез.

Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур җаваплылык, тәвәккәллек, көч һәм энергия чыгымнары таләп итә. Райондашларыбызның тынычлыгы-иминлеге хакына сез еш кына шәхси вакытыгызны да кызганмыйсыз, көндезен дә, төнлә дә ярдәмгә ашыгасыз, мөһим объектларны саклыйсыз, җинаятьләрне ачасыз,  юлларда тәртип сагында торасыз. Наркомания, экстремизм, терроризм, коррупция кебек кеше гомеренә куркыныч янаучы афәтләрне булдырмас өчен дә сезнең тарафтан зур эш башкарыла. Еллар дәвамында камилләшкән һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә сез теләсә нинди катлаулы хәлдән дә чыгу юлларын табасыз.

Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренең туганнарын һәм якыннарын да бәйрәм белән тәбрик итәсе килә. Нәкъ менә алар полицейскийларның җиңел булмаган хезмәте белән бәйле авырлыкларны бергә уртаклашырга мәҗбүр.

Сезгә алга таба да бөтен белемегезне, осталык һәм профессионализмыгызны җинаятьчелеккә каршы көрәшне көчәйтүгә, хокук тәртибен намус белән ныгытырга һәм халыкка гадел хезмәт итәргә сәләтле хезмәткәрләр тәрбияләүгә юнәлдерүегезне телибез.

Ныклы сәламәтлек, озын гомер, какшамас рух, сүнмәс-сүрелмәс дәрт, күтәренке кәеф һәм хезмәтегезнең районыбыз, республикабыз һәм тулаем Россиядә яшәүчеләргә иминлек, тыныч яшәеш тәэмин итәчәгенә ныклы ышаныч теләп калабыз. Бәйрәм белән сезне!

Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International