5 ноябрь көнне Иске Тәрбит авыл мәдәният йортында Исламия Мәхмутованың “Мәхәббәт чишмәсе” исемле мелодрамасы күрсәтелде. Әлеге спектакльне район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләде. Бу спектакль белән алар Олы Кайбычта чыгыш ясаганнар иде инде. Бер тамашачыны да битараф калдырмаган мелодрама, бу юлы да һәркем күңеленә үтеп керде. Залда хәтта күз яшьләрен сөртүчеләр дә күренде. Яңгырлы көнгә карамастан, күрше авылларда яшәүчеләр дә “Мәхәббәт чишмәсен” карарга килгәннәнр иде.