Кайбыч эшмәкәрләренә ярдәм

2015 елның 8 ноябре, якшәмбе
5 ноябрьдә район Советы бинасының актлар залында Кайбыч эшмәкәрләре белән очрашу үтте. 
Эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашында барган әлеге очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров алып барды. Анда шулай ук, Татарстан Республикасы буенча Идел арягы зонасында эшмәкәрләрнең каммерция булмаган оешмалары вәкиле Азат Ибраһимов катнашты һәм эшмәкәрләргә, үз эшен башларга җыенучыларга микрозаймнар, лезинг-грант аркылы ярдәм алу, моның өчен документлар җыю тәртибен аңлатты. Кызыксынучылар булса, район башкарма комитеты җитәкчесенең иктисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллинага мөрәҗәгать итә ала. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International