Бүген, 5 ноябрь көнне, Кайбыч районы спортчылары Саба районына киттеләр. Алар 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк мәктәп укучылары арасында уза торган бадминтон буенча республика ярышларында катнашачак. Ярышлар 5, 6 ноябрь көннәрендә узачак.
Шулай ук бүген Борындык мәктәбе укучылары урта белем бирү мәктәпләре арасындагы спартакиадага киттеләр. Аларга уңышлар теләп калабыз!