4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. 3 ноябрь көнне үзәк балалар китапханәcендә “Халыклар бердәмлеге көне” исемле тарих дәресе узды. Китапханәче Илмира Хаялиева укучыларны Минин һәм Пожарскийның тормыш юлы, аларның эшләре һәм 1612 елның вакыйгаларындагы рольләре, Русьне азат итү тарихы турында сөйләде. Балалар зур игътибар белән китап күргәзмәсе белән таныштылар.