Хөрмәтле райондашлар! Хөрмәтле районыбыз кунаклары! Сезне муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. 2005 нче елның 4 ноябреннән башлап Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ерак тарих чыганакларына кабат кайту очраклылык түгел. Социаль- иҗтимагый аренада глобаль үзгәртеп корулар татулык, үзара аңлашып эшләү, бердәмлек ихтыяҗын беренче планга куйды. Илебез җитәкчелеге соңгы елларда менә шушы юнәлештә бик күп катлаулы проблемаларны хәл итүгә, барлык тармакларда да үсеш тенденцияләре барлыкка китерүгә иреште. Бу бәйрәм безнең өчен – Россиянең рухи һәм икътисадый мөмкинлекләрен арттыруга, демократик һәм хокук принципларына нигезләнгән тынычлык һәм татулыкны, иминлек һәм гаделлекне саклап калуга чакыру да. Әлеге бәйрәм көне илебездә яши торган төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре арасында үзара татулык һәм тынычлык, тотрыклы социаль - икътисадый вәзгыять символы булсын иде. 6 ноябрьдә без шулай ук республикабызның мөһим бәйрәмен – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Бу дата татарстанлылар өчен тагын да истәлеклерәк, чөнки Республикабыз Конституциясе булуы – беренче чиратта, Татарстанның сәяси-хокукый статусын, аның федератив мөнәсәбәтләр системасындагы урынын билгеләде. Ул шулай ук шәхес хокукларын һәм ирекләрен таныган, барлык күп милләтле Татарстан халкының мәнфәгатьләрен исәпкә алучы хәзерге гражданлык җәмгыяте төзүдәге төп хокукый документ булып тора. Мин алга таба республикабызның һәм районыбызның һәр кешесе бүгенге көннән дә матуррак, күркәмрәк яшәр һәм эшләр дип ышанам. Хөрмәтле райондашлар! Сезне тагын бер кат чын күңелдән истәлекле бәйрәмнәребез белән тәбрик итәм. Сезгә иминлек-саулык, тыныч тормыш, гаилә бәхете телим. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе, һәрберебезгә күңел көрлеге алып килсен.
Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.