Кайбычта физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен ял паркына экскурсия оештырылды

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
«Нинди матур син, туган җирем!» дип исемләнгән әлеге чара балаларның туган як табигате турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм аларда матурлыкны күрә белү сыйфатын тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Экскурсиядә катнашучы балалар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты, әти-әниләре белән бергә көзге букет һәм гербарий ясады. Әлеге кыска вакытлы булган көзге паркта йөрү дә һәркемгә якты тәэсирләр, туган як табигатенә һәм, иң мөһиме, гаиләгә яңача караш бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International