Кайбычның оста шахматчылары Мамадышка җыена

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

“ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында шашка буенча ярышларның муниципаль этабы үтте. 

2003-2004 елгы укучылар командалары арасында Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары беренче урынны яулады. Иске Чәчкаб төп мәктәбе командасы икенче урында. Федоровское урта мәктәбе командасына өченче урын бирелде. 2001-2002 елгы укучылар командалары арасында Бәрлебашы төп мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Борындык төп мәктәбе командасы икенче урынны яулады. Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары өченче урында. 
Беренче урыннарны яулаган командалар 2 ноябрьдә Мамадыш шәһәрендә үтәчәк ярышларның республика этабында катнашачак.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International