Олы Кайбычта лаеклы ялдагы кешеләр өчен күңелле чара үтте

2015 елның 30 октябре, җомга
Олы Кайбычтагы ял паркында “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре лаеклы ялдагы кешеләр өчен “Күңел яшь булганда еллар саны куркытмый” дип исемләнгән чара үткәрде.
Яңгырлы һава торышы булуга карамастан, өлкән яшьтәге хатын-кызлар очрашуга теләп килде һәм актив рәвештә спорт уеннарында катнашты. Алар арасында Әлфия Закирова, Флера Фатыйхова, Тәслимә Нурмөхәммәтова, Рокыя Шаһиева бар иде. Саф һавада үткәрелгән хәрәкәтле уенда катнашканнан соң, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар очрашуны “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында дәвам итте. Биредә алар иң элек фитнес белән шөгыльләнде, аннары бассейнда йөзде. Ахырдан яшь күңелле өлкәннәр, чәй эчә-эчә, чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International