Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның мөрәҗәгате

2015 елның 30 октябре, җомга

30 нчы октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Куркыныч та, дәһшәтле дә булган бу чорның «кара тамгасы» районыбызны читләтеп үтмәгән, гаепсез килеш михнәтле язмышка дучар ителгән кешеләр яши янәшәбездә. Район буенча алар барлыгы 14 кеше. Ил һәм республика җитәкчелеге ул чорның тоталитар режимын үткән гражданнарга хокукый һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен тиешле чаралар күрүне алга сөрә. Татарстанда акланган затларга һәм сәяси респрессияләрдән зыян күргәннәргә республика бюджеты хисабына социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.

Гаепсез корбаннар турында хәтер республикабызның һәр гражданины йөрәгендә урын алсын һәм хокукый, демократик җәмгыять төзергә ярдәм итсен иде дигән уй өстенлек ала. Исәннәрнең күңел кылларына саксыз кагылмаска тырышып, булган игътибарны, ихтирамны, кайгыртучанлыкны тоюларын, төрмәләрдә, лагерьларда һәм сөргеннәрдә гомерләре өзелгәннәрнең рухлары шат булуын телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International