Кайбычтагы банкта яңа җитәкче

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Рушан Сайрановны коллективка тәкъдим итү тантансында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, банкның Яшел Үзән шәһәрендәге филиалы управляющие Рәис Садыйков катнашты. 

 

Рәис Садыйков 13 ел буена коллектив белән җитәкчелек иткән Рәмзия Закировага, эшлекле якларына басым ясап, тирән рәхмәтен белдерде. Рәмзия ханым лаеклы ялда булу сәбәпле эшеннән китә. 
Альберт Рәхмәтуллин аның район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш бухгалтер булып эшләгән елларыннан ук белүен һәм аның көчле бухгалтер булуына тукталды. Намуслы тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләк тапшырды.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International