Кайбыч муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемемнән барлык кардәшләребезне иң олы һәм мөбәрәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.
Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнәһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Әлеге бәйрәм көннәренең районыбызда төрле дин вәкилләре арасында гасырлар буенча килгән дуслыкның ныгый гына баруын, милләт вәкилләре арасында туганлыкны гәүдәләндерүенә иманым камил.
Ихластан барча мөселманнарны Корбан гаете белән тәбрик итәм. Һәр йортта, һәр гаиләдә муллык, тынычлык, тигезлек хөкем сөрсен! Изге Корбан гаете күңелләребезгә ак нур иңдерсен. Аллаһы Тәгалә, догаларыбызны һәм эш-гамәлләребезне кабул итеп, безне үзенең рәхмәтеннән һәм мәрхәмәтеннән ташламасын!
Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин